Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Уразайның уңган кызлары

"Чатыр тау" хуҗалыгы коллективы көндәлек акча бирүче терлекчелек тармагына аеруча зур игътибар бирә. Хуҗалыкта ике елга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Сөт савып алу буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар рәтендә баралар. Бер сыерга уртача 14әр литр сөт савыла. Фермалар чиста, яхшы җиһазландырылган, терлекчеләр өчен бар шартлар да тудырылган. Биредә әлбәттә,...

"Чатыр тау" хуҗалыгы коллективы көндәлек акча бирүче терлекчелек тармагына аеруча зур игътибар бирә. Хуҗалыкта ике елга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Сөт савып алу буенча район хуҗалыклары арасында алдынгылар рәтендә баралар. Бер сыерга уртача 14әр литр сөт савыла. Фермалар чиста, яхшы җиһазландырылган, терлекчеләр өчен бар шартлар да тудырылган. Биредә әлбәттә, хуҗалык җитәкчесе Фәнүс Кәримовның, терлекчеләрнең лаеклы өлеше бар.

- Мин өч дистә елга якын терлекчелектә хезмәт куям, -ди алдынгы, тәҗрибәле терлекче, сыер савучы Альвера Әхтәмова. - Сыерларыбызны төрләндереп, мул итеп ашатабыз, шуңа да сөтләре дә әйбәт. Терлек азыгын вакытында кертеп торалар. Фермаларыбызда тәртип, чисталык. Җитәкчеләребез дә бик яхшы, игътибарлы һәм ярдәмчелләр.
Альмираның сүзләрен яшь сыер савучылар Эльмира Солтанова һәм Рәсилә Гәрәйшина да җөпләп тора. Авылда төпләнеп, гаиләләре белән матур итеп, үрнәк булып яшиләр алар. Бар гомерен терлекчелеккә багышлаган ферма мөдире Сәрия Шәймөхәммәтова биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Ул мал табибы, ясалма орлыклыландыручы, кирәк булса сыер савучыларны да алыштыра. Әнә шулай дус булып, ярдәмләшеп, күңелле итеп эшлиләр биредә.
Нәсимә Фазлыева

Рәсемдә: Алдынгы сыер савучылар: Альвера Әхтәмова, Рәсилә Гәрәйшина, Эльмира Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев