Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Татарстанда авыл кешеләре бушлай үсентеләр һәм орлыклар алдылар

Татарстан хөкүмәте авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирде.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 млн. сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.  

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, программаның асылы шунда ки, авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла, бу киеренке икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген булдырырга ярдә итә.  

Гомумән алганда, татарстанлылар 31 тонна баш суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг кызыл чөгендер һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе алдылар. 

Орлыклар белән тәэмин итүче операторлар буларак районнарнң кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары чыкты, соңыннан алар тарафыннан ук авыл халкы үстергән уңышны алу һәм сату күздә тотыла.  

Орлыклар алу буенча мәгълүматны 8(843)221-77-72, 221-77-73 телефоннары аша белешергә мөмкин.

Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев