Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Татарстан аграрийлары Яңа елны авыл хуҗалыгы техникасына “Иске бәяләр” белән каршы алырга мөмкин

«Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.

Росагролизингның «Алдан броньлау» акциясе грарийларга техниканы киләсе сезонга максималь дәрәҗәдә отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирде һәм моның белән авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүчеләрен дә эш белән тәэмин итте.

 “Бу ай безнең аграрийлар өчен кирәкле һәм мөһим булган акцияне башлавыбызны күрсәтте. Без техниканы алдан  броньлауга ихтыяҗ зур булуын күрдек. Шуңа күрә без үзебезнең партнерларыбыз - авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр белән бергә акцияне озайту турында карар кабул иттек. Яңа ел - иске бәяләр!” ,- диде «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов.

Техника белән тәэмин итүчеләр катнашында Росагролизинг уздырган конференция барышында акция турында күп кенә уңай фикерләр әйтелде. Акция башлангач, җәмгыятькә гомуми суммасы 10,7 млрд. сумнан артыкка 1692 берәмлек техника алуга заявка килгән.

 Исегезгә төшерәбез, “Алдан броньлау” кысаларында, компаниянең маркетплейста иң эре тәэмин итүчеләр техникасын сатып алуга заявканы рәсмиләштергәндә, клиент яңа елда иске елда куелган бәядән өстәмә ташламалар белән техника алачак. Росагролизинг, үз чиратында, тагын өстәмә ташламалар бирәчәк:

 •        аванс - 0 %;

•        төп бурыч буенча түләүне кичектерү - киләсе елның 1 сентябренә кадәр.    

Акция турында тулырак

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы аграрийлары ташламалы лизинг шартларында иң күп техника сатып алучылар булдылар.

1058 яңа авыл хуҗалыгы машинасы, алар арасында 116 комбайн һәм 197 трактор, алар инде Татарстан кырларында эшли. Быел төбәк агросәнәгать комплексында Росагролизингның инвестиция чыгымнарының гомуми суммасы 4,1 млрд. сум тәшкил итте. «Алдан броньлау» акциясе буенча бер ай эчендә Росагролизингка Татарстан аграрийларыннан 108 берәмлек техникага 676 млн.сумнан артык суммага 64 заявка кергән.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев