Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

“Таллы Бүләк” хуҗалыгында сыерлар махсус программа буенча ашатыла

“Таллы Бүләк” хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә терлекләрне уңышлы кышлату һәм аларны цифрлаштыру мәсьәләләре күтәрелде.

Семинар-киңәшмәдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

“Мөгезле эре терлекләрне цифрлаштыру, аларны тукландыруны идарә итү – көнүзәк тема. “Таллы Бүләк” хуҗалыгында бу инде тормышка ашырыла. Биредә бөтен яңалыкны беренче булып гамәлгә кертеп баралар. Бурыч – язгы чәчүгә кадәр бөтен хуҗалыкларда да әлеге программаны кулланып, сөт җитештерүне арттыру”, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Әлеге технологиянең өстенлеге шунда – компьютерда программалаштырылган махсус җиһазда килограммын килограммга туры китереп, төрле азыктан баланслаштырылган туклыклы катнашма ясала һәм һәр сыерга билгеләнгән күләмдә генә таратыла. Ризык та әрәм булмый, сыерлар да җитәрлек күләмдә витаминлы азык ала һәм сөт күләме дә бермә-бер арта.

Бүгенге көндә район буенча тәүлеккә 142 тонна сөт җитештерелә. Бер сыерга уртача 18,3 кг туры килә. Иң күп сөтне эре холдинг - “Союз-Агро” җәмгыятеннән кала “Таллы Бүләк” кооперативы, “Азнакай” агрофирмасы, “Марс”, Ландыш Закирова, Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыкларында савалар.

Яңа технологиянең үзенчәлекләре турында “Маяк” газетасыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев