Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Районда терлек азыгын әзерләү тулы куәтенә бара

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгын әзерләү белән мәшгуль.

Аны җитәрлек күләмдә салып кую савым күләмен арттыруда һәм терлек санын саклауда зур роль уйный. 

Бүген «Таллы Бүләк» хуҗалыгы базасында бу һәм башка сорауларга багышланган семинар узды.  Анда район һәм хуҗалыклар җитәкчелеге, агрономнар, белгечләр һәм ветераннар катнашты. 

«Таллы Бүләк» районда үрнәк хуҗалыкларның берсе. Бүгенге көндә биредә 1700 тонна сенаж салынган. Барлыгы 2 комбайн һәм 5 йөк машинасы терлек азыгын тоткарлыкларсыз урып һәм ташып торалар. Биредә 740 баш терлек асрыйлар, шуларның 200 — савым сыерлары. Көндәлек савым 5,5 тоннадан артык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев