Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Илнар Садыйков: “Басуларны төшемдә күрә идем”

Ни кызганыч, соңгы елларда яшь комбайнчы, механизаторлар сирәк күренешкә әйләнеп бара.

Шулай да аларны очратсаң, күңелгә аерым бер рәхәтлек өстәлә. Димәк, ипекәйләребезне җыеп алырдай батыр егетләребез әле бар. Илнар Садыйков – туган ягына тугры калган җир улларының берсе.

“Игенчеләр нәселеннән”

Үземне белгәннән бирле комбайнда инде мин. Бабай, әти дә гомерләре буе кырда эшләделәр. Мин исә беренче сыйныфка барыр алдыннан әтинең ярдәмчесе булып, беренче хезмәт хакына уку әсбапларын алган идем. 1 сентябрь көнне мәктәп директоры Нурия Гамбәровнаның бәйрәм сәхнәсенә чакырып чыгарып: “Менә шушы бала уракта әтисенә ярдәм итте”, – дип бөтен мәктәп алдында мине мактаганы хәтеремдә. Минем, ул чакта кечкенә баланың, күңелен күрә белгәне өчен аңа зур рәхмәт. Бүген дә зур горурлык белән искә алам, – ди ул.

Илнар 1989 елда Ютазы районы Салкын Чишмә авылында, гаиләдә өченче бала булып, дөньяга килгән. 2000 нче елларда Садыйковлар гаиләсе 1 Май бистәсенә килеп урнашканнар.

Илнарның мәрхүм бабасы Миргазиян гомерен колхозга багышлаган кеше – данлыклы игенче була. Әтисе Ленар Садыйков шулай ук алдынгы комбайнчы, хезмәте бүген дә хөрмәттә: елның-елында ул район сабанчылар бәйгесендә җиңүләр яулый, кыр батыры исемен ала. Ул әле дә тимер атын иярләп туган ягы киңлекләрен иңли. Кечкенә Илнарга әти-әниләре балачактан хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт сеңдереп төпле тәрбия бирәләр. Үсеп килгәндә дә һәр елны уракта катнаша торган була.

Әти кечкенәдән кул астына кертте, техникада эшләргә өйрәтте. Сабыр, шул ук вакытта таләпчән булды. Мин, апаларым Лиана, Диана әти-әни үрнәгендә үстек, аларга без бик рәхмәтле, – ди ул.  

Нигә шушы һөнәрне сайладың?, – дип сорыйм.

Ул минем каныма сеңгән инде. Мин үземне игенчеләр нәселенең дәвамчысы итеп тоям, моның өчен ниндидер җаваплылык сизәм, – дип, бер дә уйламыйча җавап кайтарды Илнар.

“Бер көн ял алганым юк”

Азнакайда һөнәри белем алгач, Илнар армиядә хезмәт итеп кайта һәм 2009 елда “Азнакай” агрофирмасына эшкә урнаша: һәр сезон урып-җыюда катнаша. Югары күрсәткечләргә ирешеп, акчалата сертификатлар белән бүләкләнә.

Баштарак “Нива”да, “Дон”да, аннары “Нью Холланд»та суктырдым. Бер ел тракторда чәчүдә эшләгән идем – комбайнсыз түзә алмадым. Басуларны төшемдә күрә идем.  2016 елда өр-яңа “Торум” бирделәр. Шуннан бирле шушы атым белән аерылышканым юк, – ди ул.

Кышын  Илнар МППБИОда, трактор белән шәһәрнең, Яңа Юл, Мәнәвез бистәләре урамнарын кардан чистарта. Моңарчы гел авылда яшәгән, өйләнгәч, гаиләсе белән шәһәргә күчкәннәр. Аның хезмәт сөючәнлегенә таң калырлык: бүгенге көндә бер тапкыр да ял алмыйча эшли ул. Туган җиренә тамыры белән береккән дияргә була.

Яңгыр яуса – безгә ял инде. Авылга кайтып, мунча керәбез, шашлык кыздырып сыйланабыз  – минем өчен иң рәхәте шул,– ди ул.

Садыйковлар гаиләсе тырышып эшлиләр дә, матур итеп ял да итә беләләр. Моңга гашыйк, талантлы да үзләре: җырлыйлар, баянда уйныйлар. Төрле бәйгеләрдә катнашалар, район смотр конкурсында беренче урынга лаек булганнар.

“Ләйсәнемә рәхмәтлемен”

Илнарның киң күңелле, ярдәмчел булуы турында аның хезмәттәшләре дә сөйли. Язын, төн уртасына кадәр басуда батып калган механизаторларга чыгарга ярдәм итеп, аларны өенә алып кайтуын, мунча кертеп, бәлешләр белән сыйлап кунак итүен дә бик җылы искә алалар.

Илнарның тормыш юлдашы, һәр башлангычта киңәшчесе һәм тәүге мәхәббәте – хатыны Ләйсән. Ул 14 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Ләйсәнемә мең рәхмәтлемен. Ул, мин кайтуга, тәмледән-тәмле ризыклар пешереп, елмаеп каршы ала.

...Аллаһы Тәгалә безне сынап, нинди генә авырлыклар җибәрми. Әбисен, аннан әнисен, яңа туган сабыен бакый дөньяга озатырга туры килә Илнарга... Югалту кайгысының ачысен үз башына төшкәннәр генә аңлый шул. Үзәкләре өзелсә дә, Илнар сынмаска, хезмәт белән юанырга тырыша. Сөекле хатынының да терәге бит ул. Яңа өметләр баглап, гаилә җылысын саклап, алга таба яшәргә көч табарга кирәклеген үзе дә бик яхшы аңлый.

“Без соңгысы булмасак иде”

Ни кызганыч, күпчелек хуҗалыкларда игенче абзыйлар инде олыгаеп баралар. Яшь комбайнчыларны бармак белән генә санарлык.

Заманча җиһазландырылган техникада эшлибез. Хезмәт хакын вакытында алабыз. Авыл җирендә эш бервакытта да бетми. Кулы эш белгән, теләге булган кеше югалып калмый. Яшьләр куркып тормасыннар, килсеннәр. Безнең буын игенчеләр соңгысы булмаса иде, – ди Илнар.

Авылны, эшен шулкадәр яратып сөйләде Илнар. Үзе генә түгел, Аллаһ боерса, балаларына да эш тәмен сеңдереп үстерергә насыйп булсын. Тырыш, төпле фикер йөртүче, гади һәм ачык Илнар сыман ир-егетләребез булганда, авылның һәм авыл хуҗалыгының да киләчәге өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев