Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайлыларны чакырабыз! «Хайваннар дөньясында» бәйрәмендә призлар уйнатылачак

22.12.2016 «Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклыннан «Хайваннар дөньясында» бәйрәме булачак. Чара Казанда ял көне, 25 декабрьдә, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда булачак. Бу бәйрәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештыра. «Хайваннар дөньясында» бәйрәме кунаклары, мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашып, призлар ота, пылау,...

22.12.2016

«Аграрийларда кунакта» мәдәни-күңел ачу чаралары циклыннан «Хайваннар дөньясында» бәйрәме булачак. Чара Казанда ял көне, 25 декабрьдә, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда булачак. Бу бәйрәмне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре оештыра.

«Хайваннар дөньясында» бәйрәме кунаклары, мавыктыргыч уеннарда һәм конкурсларда катнашып, призлар ота, пылау, шашлык, уха кебек ризыклардан авыз итә алалар.

Бәйрәм программасына шулай ук үзешчәннәр, республиканыңэстрада артистлары концерты, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсен уздыру да кергән. Моннан тыш, ветеринария белгеченнән квалификациялеконсультация дә алырга мөмкин.

Чараның кульминациясендә призлар уйнату булачак, билетлар конкурсларда катнашучыларга алдан биреләчәк. Төп приз - тай.

Бу көнне шулай ук республика ветеринария табибларына яңа «Лада Гранта» автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы да оештырыла. Автомобильләр 50 ветеринария хезмәтенә биреләчәк.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Хайваннар дөньясында» бәйрәмендә призлар уйнатылачак