Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Чубар Абдулда тырышып эшлиләр, матур яшиләр

Чубар Абдул авылы җирлеге һәм “Тукай” исемендәге авыл хуҗалыгы җәмгыятенең хисап җыелышы бүләкләргә бай булды.

Үзләренең тырыш хезмәтчәннәрен бәяли һәм хөрмәтли беләләр биредә. Җитәкчеләр белән халык аңлашып яшәгәч, тормышлары җитеш, уңышлары күркәм.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов үзенең чыгышында 2020 елда башкарылган эшләрне яктыртты.

Җирлеккә караган Чубар Абдул, Мәндәй, Буралы, Митрофановка авылларында халыктан барлыгы 163200 сум үзара салым акчасы җыелып, аңа дәүләттән һәр сумга 4 сум өстәлеп, 816 мең сум булган. Бу акча юлларны төзекләндерүгә, урам яктырткычларын алыштыруга һәм башка шундый мөһим чараларга тотылган.

“Быел март аена кадәр үзара салым акчасын җыярга, дәүләт ярдәменнән файдаланып калырга кирәк”, - диде Нияз Фәтхетдинов.

Дүрт авылда 837 кеше яши. Узган ел 4 бала дөньяга килгән, 19 кеше бакыйлыкка күчкән. Чубар Абдул һәм Буралы авыллары балалар бакчасына 11 бала йөри. Урта мәктәптә 47 укучы белем ала. Бу мәктәп үзенең яшелчә үстерүе белән дә данлыклы. 30 ел элек салынган бинаның тәрәзәләрен алыштыру таләп ителә, бүлмәләр салкын, диде җирлек башлыгы.

“Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков шулай ук узган елгы эшләргә җентекле анализ ясады. Тукайлылар игенчелек буенча районда беренчеләр сафында. 2020 елда алар иң беренче булып чәчүгә төштеләр һәм бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның гектарыннан уртача 39,5 центнер уңыш алдылар.

“Былтыр табигать шартлары уңай килде һәм без барлык чәчүлек мәйданны каплатып сөрдек. Бу – уңышның нигезе. Алга таба да әлеге технологияне сакларга кирәк”, – диде Габделәхәт Рәфыйков.

Ул хуҗалык алдына терлекчелек тармагын күтәрү, сөт һәм ит җитештерүне арттыру бурычын куйды.

“Тукай”да башкалардан аермалы буларак сарыклар һәм атлар да асрыйлар. Әмма сарыкчылык бүгенге көндә табыш китерми, чөнки йон һәм тире тапшыру зур проблема.

Хуҗалыкта 40 кеше хезмәт куя. Җыелышта җитәкче аларның һәрберсен мактап, акчалата премияләр тапшырды. Уртача хезмәт хакы да елдан-ел арта икән – хәзер ул 26 мең сумга якын.

Банк җитәкчесе Рөстәм Хәлиуллин да тырыш авылдашларына бүләкләр белән кайткан иде.

Җыелышны йомгаклап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район тормышы белән таныштырып, авыл халкы өчен мөһим булган программаларга тукталды, алга таба да тукайлыларга эшләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев