Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайлылар терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр

Быел районда һәр баш шартлы терлеккә 32 берәмлек азык җитештерү бурычы куелган.

Әлеге эшләргә барлыгы 50 терлек азыгы әзерләү техникасы, 39 чапкыч, 20 трактор тырмасы, 57 пресс-җыйгыч, 28 теземнәргә салучы ургыч тартылачак.

– Хуҗалыкларда техника тулсынча әзер дип әйтергә була. Киләсе атна башыннан терлек азыгы әзерләүгә керешербез дип торабыз. Бу язда силоска 3925 га кукуруз, 5841 га беръеллык үләннәр чәчелде, 2580 га күпьеллык үләннәр яңартылды. Күпьеллыклар барлыгы 20 мең гектардан артык мәйданны били, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамиль Исламов.

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы әзерләү буенча узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнардан терлек азыгы әзерләүне оештыруга, шулай ук терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, яшел массаны вакытында салуга, терлек азыгының туклыклылыгын билгеләүгә һәм терлекләрнең аңа ихтыяҗын тәэмин итүгә мөмкин кадәр җитди һәм җаваплы карауларын сорады.

“Сыйфатлы азык сезгә акчагызны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм сөт, ит җитештерүнең табышлылыгын арттырачак», - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев