Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайга  эш визиты белән Татарстан Президенты килде

Рөстәм Миңнеханов Азнакай районы басуларына уңай бәя бирде.

(23 май, Азнакай, Энҗе Галәветдинова) Кичә Азнакай районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

Аны ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрделәр.

Президент “Азнакай “АФ” җәмгыяте бүлекчәләре, “Таллы-Бүләк”, “Марс” хуҗалыкларында кыр эшләренең барышы белән танышты.

– Басулар чиста, көзге культуралар яхшы хәлдә. Һәр тарафта кыр эшләре зур оешканлык белән бара. Нәтиҗәләр дә яхшы булыр, дип өметләнәбез, – диде ул.

Аның сүзен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та куәтләде.

– Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашлама, югары сыйфатлы орлыклар сатып алынган, гомумән, уңай динамика күзәтелә. Биредә яхшы нәтиҗәгә өметләнергә була. Район игенчеләренә мул уңыш телим, – диде министр.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин билгеләп узганча, 22 майга планда каралган 61,2 мең гектар мәйданның 55 мең гектарында чәчүлек орлыклары җир куенына салынган.  Бу планда каралган эшнең 90 проценты башкарылган дигән сүз. Иртә культураларны чәчү эшләре үзвакытында тәмамланган. Техник һәм азык культураларының да соңгы гектарлары чәчелә. Бүгенге көндә уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне төрле авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү, яфрактан тукландыру бара.

Рөстәм Миңнеханов районыбызның терлекчелек тармагы белән дә кызыксынды. Президент Актүбә бистәсендәге республикада иң эре агропредприятиеләрнең берсе булган “Союз-Агро” ҖЧҖнең 7,5 мең баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән “Актүбә” терлекчелек комплексында да булды.  

Бүгенге көндә биредә 4,8 мең баш терлек асрала, шуның 2,3 меңе савым сыерлары. “Союз-Агро” терлекчеләре көненә 44 тоннадан артык сөт савып алалар. Бер сыерга 18,4 кг туры килә.

– Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә бара. Терлекчеләребез көнгә 132 тоннадан артык сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 8,8 тоннага күбрәк, – диде Марсель Зөфәр улы. – Без һәрдаим республиканың ныклы ярдәмен тоеп яшибез: арзан бәядән  ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителәбез, субсидияләр бирелә, техникаларыбызны яңартабыз, – дип ул республика лидерына рәхмәтен җиткерде.

Биредә Президент шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм район авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Районыбыз халкының яшәеше, киләчәккә уй-планнары белән кызыксынды.  

– Авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр салынган, нәтиҗәләр дә шуңа туры килсен. Без  үз чиратыбызда, гамәлдәге программаларны дәвам итәр өчен мөмкинлек табачакбыз, – дип ышандырды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев