Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда ветеринарлар семинар-киңәшмәсе узды

Бүген Азнакайда республика ветеринарлар семинар-киңәшмәсе узды. Аның эшендә Татарстанның Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район җитәкчелеге, Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнашты.

 

Мал табиблары башта Тымытык авылы участок ветеринария эшчәнлеге белән таныштылар.

Бүген биредә Радик Нигъмәтуллин җитәкчелегендә ветеринар табиб һәм 2 санитар 14 авылга хезмәт күрсәтә. Шәхси сектор, крестьян-фермер хуҗалыкларын һәм агрофирма бүлекчәләрен кертеп, бу участоктагы мөгезле эре терлек башының саны алты меңгә якын. Район күрсәткечләре белән килгән кунакларны район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин таныштырды.

Киңәшмәдә катнашучылар шәһәрдә оештырылган хуҗасыз хайваннар приютында булып, аның эшчәнлеге белән танышканнан соң, ветеринария лабораториясендә тукталдылар. Район җитәкчелеге, нефтьчеләр ярдәме белән салынган яңа бина ветеринария тикшерүләре үткәрү өчен соңгы технологияләр буенча җиһазландырылган. Алар шулай ук ветеринария станциясендә булып, андагы үзгәрешләргә дә соклануларын белдерделәр.

Семинар-киңәшмә шәһәр Мәдәни үзәгендә пленар утырыш белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев