Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда урып-җыюга старт бирелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Районыбыз игенчеләре бу атнада урып-җыюга керештеләр.

Иң беренчеләрдән булып уракны башлап җибәргән “Марс” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә җитәкчеләр һәм белгечләр техника һәм янгын куркынычсызлыгы, булган ашлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, ындыр табакларында эшне оештыру, механизаторларны кайнар аш белән тәэмин итү хакында сөйләштеләр.

Бу җәйдә район кырларында 112 комбайн эшләячәк. Азнакай – иген культуралары буенча иң зур мәйданны биләүче район, бер комбайнга уртача 550 гектар җир туры килә (республика буенча – 467 га).

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин игенчеләр алдына урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын куйды.

Урып-җыю буенча районда штаб оештырылды һәм һәр хуҗалыкка килеп туган кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә белгечләр беркетелде, диелә район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев