Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда урак алдынгыларына сертификатлар тапшырыла

Быелгы урып-җыю чорына 250 мең сумга сертификатлар әзерләнгән.

Ел саен җирлегебездә урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырыла. “Азнакай” агрофирмасының Урманай бүлекчәсендә эшләүче комбайнчыларга, аларның ярдәмчеләренә һәм ашлык ташучы машина йөртүчеләргә беренче сертификатлар тапшырылды.

Сәпәй авылындагы басуда көзге бодай күкрәп уңган: бер гектардан уртача 60 центнер уңыш алына.

Хезмәтләрен югары дәрәҗәдә башкарган авыл уңганнарына сертификатларны район башлыгы урынбсараы Наҗәт Нәгыймов тапшырды.

– Икмәкне югалтуларсыз, үзвакытында җыеп алу насыйп булсын. Алга тапбаэшегездә тагын да югарырак үрләр яулавыгызны телим. Әлеге премия тагын да яхшырак эшләргә стимул булсын, – диде җитәкче.

Бу көннәрдә “Юлдаш” агитбригадасы да басудан кайтып керми. Алар игенчеләребезне концерт номерлары белән куандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев