Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда тәүге көзге ярминкә гөрләде

Бүген шәһәребездә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.

Азнакайның “Шифа” үзәге каршындагы мәйданда иртән-иртүк кызу алыш-биреш башланган иде. Шулай булмый, мондый ярминкәләрне авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр дә, сатып алучылар да бик көтеп ала бит!

Ярминкә әле беренче генә уздырылса да, халыкка тәкъдим ителгән товарларның күплеге сөендерә: теләгән бере итен дә, сөтен-маен, кәбестә-кишерен, балын да сатып  ала алды.

– Ел саен ярминкәдә катнашып, шәһәрдә яшәүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән авыл уңганнарына рәхмәтлебез, – диде район башлыгы азнакайлыларны сәламләп. 

Сарлыда гомер кичерүче Усмановлар гаиләсе күпләп үрдәген-казын, бройлер итен алып килгәннәр.

– Алдан чалып, туңдырган юк, ярминкәгә барыр алдыннан гына әзерлибез, – ди Таһира апа. 

Быел авыл уңганнары 160 баш каз, 200 баш үрдәк үстергәннәр. Бройлерны әйтеп тә торасы юк, анысын ел әйләнәсе үстерәләр икән.

Ярминкәдә эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды. Машиналар кырындагы озын-озын чиратлар да әнә шул хакта сөйли. Авылдагылар шәһәр халкына итне килограммын 300-280 сумнан тәкъдим итте.

– Ел саен ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Бүген 2,5 центнер ит алып килгән идек, инде бетеп тә бара. Хуҗалыкта махсус ит токымлы маллар да асрыйбыз, – ди “Таллы Бүләк” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.

Ярминкәгә килүчеләр үзешчәннәребез әзерләгән концерт номерларын да яратып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев