Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган семинар узды

Семинар “Таллы Бүләк” кооперативында узды

 

Терлекләрне кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар “Таллы Бүләк” кооперативында узды. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария белгечләре, барлык хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Көн кадагында малларны кышлату, алардан үрчем алу, савымны арттыру, продукцияне үтемле сату булды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов хуҗалыкларда көнлек рацион төзүгә тиешле игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады һәм башка проблемалар хакында сөйләде, кыска вакыт аралыгында 
җитешсезлекләрне бетерү бурычын куйды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев