Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда малларга чиплар куела башлый

Бу көннәрдә Татарстанда мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү башлана.

2021 елдан аларның барысында да уникаль номер булачак.

Республиканың һәр районында база хуҗалыклары билгеләнгән. Азнакай муниципаль районында ул – “Марс” җәмгыяте.

– Без бу яңалыкка уңай карыйбыз. Әлегә әзерлек эшләре бара. Биркасында яки чипта уникаль номеры язылган терлекләр бердәм мәгълүмат системасында теркәлә. Аннан аны районның ветеринар хезмәте терки. Электрон базадан һәр терлекнең ветеринар чаралар тарихы белән танышырга мөмкин булачак, – ди “Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов.

Сатып алучы да терлекнең ветеринар чаралар тарихы белән таныша ала. Бердәм номерсыз терлекне суеп та, сатып та, бракка чыгарып та булмый.

Россиянең 21 төбәгендә мөгезле эре терлек инде идентификацияләнгән.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев