Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда бәйрәм алды ярминкәсе гөрләп узды

Күңелләрне җилкендереп күңелле музыка авазлары яңгырый, тирә-юньгә шашлык исе таралган. Чалпылылар чаҗ-чоҗ коймак пешерә, халыкны кайнар чәй белән сыйлый. Әнә авыл хуҗалыклары күп итеп терлек ите, бөртек алып килгәннәр. Киштәләргә симез, чиста каз-үрдәк түшкәләре, тавык, бал,яшелчә, җиләк-җимеш тезелгән. Кыскасы, бәйрәм табыннарына җаның ни тели бар да бар ярминкәдә. - Иркәләп...

Күңелләрне җилкендереп күңелле музыка авазлары яңгырый, тирә-юньгә шашлык исе таралган. Чалпылылар чаҗ-чоҗ коймак пешерә, халыкны кайнар чәй белән сыйлый. Әнә авыл хуҗалыклары күп итеп терлек ите, бөртек алып килгәннәр. Киштәләргә симез, чиста каз-үрдәк түшкәләре, тавык, бал,яшелчә, җиләк-җимеш тезелгән. Кыскасы, бәйрәм табыннарына җаның ни тели бар да бар ярминкәдә.

- Иркәләп кенә тәрбияләп үстергән хәләл каз-үрдәкләребезне бик теләп алалар,- ди Сарлыдан Таһира Усманова. -Сатучыга да, сатып алучыга да уңайлы бит. Әле менә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та килгән иде. Аларга халык өчен шундый уңайлыклар тудырганнары өчен рәхмәтләремне әйтеп калдым.

Ярминкә турында тулырак мәкаләне газетаның алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев