Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда авыл хуҗалыклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар (ФОТО+ВИДЕО)

15 октябрьдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында районыбыз авыл хуҗалыклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, тугандаш Тарсус шәһәренең элеккеге башлыгы Борһанетдин Коҗомас һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Министр урынбасары башта хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады.

Районыбыз игенчеләре һәм терлекчеләре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылыйлар. Быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан артык уңыш җыеп алып, 160 мең тонна югары сыйфатлы ашлык җитештерелгән. Сөт саву буенча да уңышлар куанычлы:  көненә 133 тонна сөт савыла, уртача һәр сыерга 17 кг туры килә. Терлекләрнең баш саны арта. Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча республикада 7 нче урында бара. 

Бәйрәм белән тәбрикләп,  Марсель Шәйдулин һәм Илдус Габдрахманов районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

– Азнакай иң зур районнарның берсе, елның-елында үзенең технологиясендә яңалыклар кертеп, фән тәкъдим иткән ысулларны кулланып, җиренә җиткереп эшләп, күрсәткечләрен яхшыртканнан-яхшырта бара. Табыннарыбыз муллыгын тәэмин итүдә өлеше саллы, – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Тантаналы чарада хуҗалык кырларында, фермаларда армый-талмый хезмәт куйган иң тырыш игенчеләр, терлекчеләр, фермерлар, белгечләр, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

“Хәмит Мөстәкыймов исемендәге” җәмгыятьнең баш агрономы Гамбәр Шәфыйгуллинга “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы агрономы” исеме бирелде.

Районыбызда урып-җыю вакытында иң зур күрсәткечкә ирешкән комбайнчыга Азнакай районының мактаулы гражданы Альберт Вәлиев исемендәге күчмә вымпелны тапшыру матур традициягә әверелде. Быел аңа Айдар Гыйздәтуллин лаек булды.  Ул Айрат Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Урып-җыю чорында “Нью-Холланд” комбайнында 2406 тонна бөртек суктырган.

Сәхнә түренә яшь терлекчеләр дә күтәрелде. “Актүбә” терлекчелек комплексыннан Людмила Харитонова  9 айда бер сыердан – 4800 кг, “Азнакай” агрофирмасының Банки Сукаеш бүлекчәсеннән Гөлнар Расчектаева 3744 кг сөт сауган; Марс” җәмгыятеннән Илфат Алтынбаев бер баш малдан уртача – 838 грамм,  “Актүбә” терлекчелек комплексыннан Ербол Абылов – 830 грамм, “Азнакай” агрофирмасының Урманай бүлекчәсеннән Илназ Шаһалиев 810 грамм тәүлеклек үсеш алганнар.

Шәхси хуҗалыклар да бүләкләрдән читтә калмады. Мәсәлән, Чалпы авылыннан Әсгат Арсланов 100 баш умарта тота, аларның һәрберсеннән катлаулы һава шартларында да 25 кг бал җитештергән. Бүләк авылыннан Равил Фәхернуров шәхси хуҗалыгында 24 баш мөгезле эре терлек асрый.

Укучы балаларның да кул арасына кереп, хезмәт тәмен белеп үсүләре куандыра. Владислав Федоров, Динислам Атаджанов, Илнур Муллин, Наилә Минһаҗева, Руслан Әхмәтов район башлыгының Рәхмәт хатына һәм акчалата премиягә ия булдылар.

– Әтием дә, әнием дә терлекчеләр. Җәй саен аларга фермада ярдәм итәм. Быел әти белән көтү көттек, – ди Чубар Абдул мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Наилә Минһаҗева.

Бәйрәмне Татарстанның Атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм районыбыз сәнгать осталары дәртле җырлары белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев