Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада быел да беренче

Редакция фотосы Азнакай умарталары кышкы сакланышка куелган. Яңгырлар күп булу сәбәпле, быел уңыш начаррак булды, дип хәбәр итте умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип Хаҗиев. Якынча алганда бер баш умартага 50 кг бал җитештерелде. Быел да Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада - беренче, корт оялары саны буенча икенче...

Редакция фотосы

Азнакай умарталары кышкы сакланышка куелган.

Яңгырлар күп булу сәбәпле, быел уңыш начаррак булды, дип хәбәр итте умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип Хаҗиев.

Якынча алганда бер баш умартага 50 кг бал җитештерелде.

Быел да Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада - беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара. Сыйфаты буенча да иң яхшылар рәтендә.

2016 елны Азнакай балы Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында узган умартачыларның IX cъездында югары сыйфатлы дип табылды.

Быел әлеге форум Рязань шәһәрендә узды. Анда районны яклап, Чемодур авылыннан умартачылар нәселеннән Александр Гусев катнашты.

Районыбыз умартачыларны кышка бик яхшы әзерлек белән керә. Бал кортларына азык җитәрлек.

Тулы интервьюны "Маяк" газетасының җомга санында укыгыз.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада быел да беренче