Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай терлекчеләре һөнәри осталыкта көч сынашты

Азнакай районында күркәм традициягә әверелгән терлекчеләр бәйгесе быел “Азнакай” АФ” җәмгыятенең Татшуган авылы бүлекчәсендә узды.

(Азнакай, 7 июнь, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Һөнәри бәйгедә барлыгы 27 сыер савучы һәм 22 ясалма орлыкландыру технологы катнашты.

Терлекчеләр эштә генә түгел, бәйгедә дә үзләрен чын белгеч итеп таныттылар.

Савымчылар теоретик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, сыер саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар.

Икенче бер урында технологлар имтихан тотты.

Шунысы да куанычлы, чарада күбрәк яшьләр катнашты. Димәк, өлкән терлекчеләргә алмашка яшь кадрлар килә.

Моңа ветеран сыер савучы, биредә 39 ел хезмәт куйган Флера Шәрипова да сөенеп туя алмый. Аның әйтүенчә, савымчы хезмәте хәзер элеккедән күпкә аерыла.

– Авыр чиләкләр күтәреп йөрисе юк. Рәхәтләнеп эшләрлек, – диде ул.

– Төп игътибар җитезлеккә түгел, барлык технологияләрне тиешенчә үтәүгә юнәлгән. Шуңа күрә ярышта җиңү яулар өчен бер көн генә тырышу җитми. Баллар еллык күрсәткечләргә карап билгеләнә, – диде бәйге барышында авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече, жюри әгъзасы Рәсим Бәдертдинов. 

Берничә сәгатькә сузылган бәйгенең иң матур мизгелләре мөгаен, бүләкләү өлеше булгандыр. Районның алдынгы савымчысы исеменә “АФ “Азнакай” җәмгыятенең Татшуган авылы бүлекчәсе хезмәтчәне Резеда Газыева лаек булды. Бәйгегә ул ай дәвамында әзерләнгән.

– Каушамаска тырыштым. Бәлки шул ярдәм иткәндер, – диде карамагында 66 сөтлебикә булган җиңүче.

Резеданың әбисе, әнисе дә алдынгы савымчылар булган. Авылның уңган килене “Өч бала тәрбиялим, хуҗалыкта һәр эшкә дә җитешәм”, – дип сөйләде.

“Габидуллина И.И.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Лилия Миңнеханова һәм “Марс”тан Лилия Зәйдуллина икенче булдылар.

Өченче урынны “Габдрахманов Л.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Роза Газетдинова, “Союз-Агро” җәмгыятенең терлекчелек комплексыннан Диләрә Хөснуллина һәм АХҖК “Таллы-Бүләк”тән Ләйсән Симонова бүлеште.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында исә беренчелекне “Союз-Агро” җәмгыятенең “Актүбә” терлекчелек комплексы белгече Альбина Захарова алды.

– Бер дә җиңәрмен дип уйламадым. Биредә катнашу күңел ачудан бигрәк тәҗрибә алышу, осталыкны арттыру өчен файдалы булды, – диде 3 ел гына эшләүче яшь белгеч.

“Азнакай” агрофирмасыннан Румия Салихова һәм АХҖК “Таллы-Бүләк”тән Гөлчирә Фатыйхова икенче урынны бүлештеләр.

“Марс” хуҗалыгыннан Филизә Арсланова, “Азнакай” агрофирмасының Урманай бүлекчәсеннән Резидә Зиннурова, “Союз-Агро” җәмгыятенең Карамалы бүлекчәсеннән Люция Мирзасалихова өченче булдылар.

Район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, “Азнакай” АФ” җәмгыяте хезмәткәрләре бәйгене оештыру һәм уздыру өчен барлык шартларны да тудырганнар. Районыбыз үзешчәннәре, шәһәребезнең Яшьләр үзәге җыр-моңы, күңелле уеннары белән ярышка бәйрәм рухы өстәде.

– Районыбызда сөт муллыгы нәкъ менә сезнең тырышлыгыгызга, хезмәтегезгә бәйле. Үз эшегезне яратып башкаруыгыз, технологияләрне тиешенчә үтәп эшләвегез, терлекләргә җылы карашыгыз – болар барысы да районның сөт чишмәсен баетуда, аның икътисадын күтәрүдә мөһим роль уйный, – дип билгеләп узды Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Җиңүчеләр, озак еллар терлекчелек тармагында эшләгән ветераннар, тормыш бәйрәмен билгеләп үтүчеләр, әле генә хезмәт юлын башлап җибәргән яшь белгечләр дә хезмәттәшләреннән кайнар алкышлар, район җитәкчелегеннән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев