Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районыннан 3 комбайнчы 100 әр мең сумлык премиягә ия булды

Азнакай районыннан 3 комбайнчы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган ”Иң яхшы комбайнер-2020” бәйгесендә җиңеп чыкты.

Быел конкурсны төркемнәрдә үткәргәннәр. Анда авыл хуҗалыгында эшләүче 1 436 хезмәткәр катнашкан, шулардан 1 298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыру буенча һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чабу буенча үзара көч сынашкан.

Быел 200 җиңүче билгеләнгән. Аларга 100 әр мең сумлык бүләк тапшырыла.

Азнакай районында Айрат Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Данил Абдуллин “Нью Холланд” комбайнында 3931 тонна ашлык суктырган. Шул ук хуҗалыктан Айнур Габдрахманов “МакДон” чапкычында – 1670 гектарда, “Таллы Бүләк” хуҗалыгыннан Зирәк Газизов “КСУ-1” чапкычында 1730 гектарда эш башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев