Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

Иң беренчеләрдән булып районда терлек азыгы әзерләүгә “Союз-Агро” җәмгыяте һәм “Азнакай” агрофирмасы кереште.

Барлыгы 250 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр печәнгә һәм сенажга урылды.

Быел районда һәр баш шартлы терлеккә 32 берәмлек азык җитештерү бурычы куелган. Әлеге эшләргә барлыгы 50 терлек азыгы әзерләү техникасы, 39 чапкыч, 20 трактор тырмасы, 57 пресс-җыйгыч, 28 теземнәргә салучы ургыч тартылачак.

– Район буенча хуҗалыкларда техника тулысынча әзер. Былтырга караганда үләннәр яхшы. Язгы чәчүне уңышлы төгәлләдек. Хәзер бөтен көчне туплап, терлекләргә кышка азык әзерләргә кирәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамиль Исламов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев