Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында рекордлы уңыш җыела

Күптән килгән күркәм традиция буенча, бүген Азнакайдан беренче суктырылган ашлык төялгән “Алтын олау” Ютазы элеваторына озатылды.

Әлеге тантаналы чарада район һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, ветеран-игенчеләр катнашты.

– Бүгенге көндә 2 мең гектардан артык  мәйданда икмәк җыеп алынды, уртача уңыш гектардан 52 центнер чыга, “Азнакай” агрофирмасының Сәпәй авылы басуында 82 шәр центнер чыккан басулар бар. Район кырларында 100 дән артык комбайн иртә таңнан караңгыга кадәр эшли. Уңыш быел чыннан да бик яхшы. Шуңа күрә булганын югалтмыйча, вакытында җыеп алырга кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Ул табыннарыбыз муллыгын кайгырткан авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде, алтын олауны озатучы шоферларга бүләкләр тапшырды.

Бу көнне “Чатыр-Тау” җәмгыяте халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратты.

Тулырак «Маяк» газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев