Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Районда 100 мең гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарасы бар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда техниканың, чәчүлек материалларның әзерлеге белән танышты.

– Районда 100 мең гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарасы бар. Аның 58 мең гектарга якынын бөртекле культуралар, шуның 35 мең гектарын язгы бөртекле культуралар алып торачак. Хуҗалыкларда техника язгы кыр эшләренә әзер, механизаторларның кәефе яхшы. Инвесторлар, тукай «Таллы Бүләк» кооперативы, Ландыш Закирова, Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыклары техника паркын ел саен яңартып торалар. Апрель урталарында кырларга чыгарга исәплибез, – диде Марсель Шәйдуллин.

Ул башка хуҗалыкларга да дәүләт программаларында катнашып, техниканы, орлык материалларын яңарту бурычын куйды.

Мәсәлән, Илзирә һәм Илшат Габидуллиннар соңгы ике елда гына да 60 млн сумлык техника: узган ел ике комбайн, «Кировец» тракторы, быел чәчү комплексы алганнар.

– 960 гектар чәчүлек җиребез бар. Көздән 40 тонна ашлама керткән идек, язга тагын 100 тонна кайтарттык. Орлык материалларын да чистартып әзерләп куйдык, – ди алар.

Габидуллиннар сөт җитештерү буенча да районда иң алдынгылардан.

Тиздән хуҗалыклар көзге һәм күпьеллык культураларны тырмалауга һәм тукландыруга керешәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, язгы культураларны чәчүгә район буенча 10800 тонна орлык салынган. 17 мең гектардан артык мәйданда күпеллык үләннәрне, 22 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны тырмаларга һәм тукландырырга кирәк.

Быел язгы кыр эшләрендә 400 берәмлек техника, 30 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, «Туман» тибындагы 20 гә якын ашлама кертү һәм башка мөһим агрегатлар катнашачак.

7 апрельдә район игенчеләренең әзерлеген республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев