Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы быел кырлардан 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды

Азнакай районы игенчеләре өчен 2020 ел рекордлы уңышы белән истә калачак – кырлардан 170 мең тоннадан артык ашлый җыеп алынды.

Гектардан уртача 77 центнердан артык уңыш чыкты.

Беренче суктырылган ашлыкны тантаналы төстә озату да – районыбызда күптәннән килә торган күркәм традиция. Республикада беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм 25 июльдә Азнакайдан 15 “КамАЗ” машинасы Алтын олау дәүләт амбарларына юл алды.

Икмәк – ул уртак байлыгыбыз, шуңа күрә урып-җыюда авыл интелегециясе дә, ветераннар да, шәһәр халкы да ярдәм итә.

Табигать быел рәхим-шәфкатен салып, игенчеләргә аяз көннәр бүләк итте. “Азнакай” агрофирмасында район буенча иң мул уңыш алынды – гетардан уртача 52 центнер.

– Үсемлекләрне тукландыруга, чәчү технологиясенә җитди игътибар бирү, уңдырышлы, югары репродукцияле орлык материалы куллану, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу, – ди агрофирманың агроном-агрохимигы Рамил Кәлимуллин.

Алтын олау озатылган көнне “Чатыр-Тау” җәмгыяте һәрчак халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк тарата.

– Азнакай өчен горурланыбыз. Шундый мул уңыш үстергән, табыннарыбыз муллыгы өчен көчләрен куйган игенчеләребезгә рәхмәт. Елар тыныч булып, имин яшәргә язсын, – ди ветеран Сөмбел Шакирова.

Шулай ук терлекчелек өлкәсендә дә рекордлы күрсәткечә ирешелде – җәй айларында районда сөт саву көнгә 160 тоннадан артты, уртача бер сыердан 21,4 кг тәшкил итте. Узган елга караганда бүгенге көндә дә 10 тоннага күбрәк сөт савыла.

– Сөт җитештерү буенча Азнакай 43 район арасында республикада алтынчы урынга күтәрелде. Бу – терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әлеге күрсәткечне киләсе елда 200 тоннага җиткерүне максат итеп куйдык. Сукаеш янында 2,4 мең баш сыерга һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән «Азнакай» сөт-товарлыклы комплексы төзелеше бара. Аны 2021 елның җәендә сафка бастыру планлаштырылган, – ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев