Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы авыл хуҗалыкларының кышлату сезонына әзерлеге тикшерелде (ФОТО)

​​​​​​​Авыл хуҗалыклары малларны кышлату сезонына аяк басты.

“Таллы Бүләк” хуҗалыгы базасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында узган семинарда малларны ашату, технологияне саклау, үрчем алу һәм продукция җитештерүнең күләмен арттыру мәсьәләләре тикшерелде.

“Таллы Бүләк” бу яктан үрнәк булып тора. Биредә бүгенге көндә 3 тонна сөт савалар, максатлары аны 4 тоннага җиткерү. Хуҗалыкның моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар: ел ярымга җитәрлек терлек азыгы әзерләнгән (бер башка 35 азык берәмлеге).

Район буенча 133 тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 6 тоннага артыграк.

– Моның белән чикләнмибез, һәрбер хуҗалыкка продукция күләмен 30 процентка арттыру бурычын куябыз. Азык җитәрлек, күп кенә фермаларга ремонт ясалды, бары җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең эшне дөрес итеп оештыра белүләре кирәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев