Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары уза

Беренчеләрдән булып ул Чубар Абдул авыл җирлегендә узды.

Анда район башлыгы урынбасары Роза Галеева, социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды, Ые буе территориаль идарәсе, эчке эшләр бүлеге, каты көнкүреш калдыклары полигоны җитәкчеләре катнашты, алар халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов һәм “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков 2021 елда башкарылган эшләргә хисап тоттылар.

Нияз Фәтхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, җирлеккә караган 4 авылда барлыгы 495 хужалык бар, аларда 813 кеше яши. 2021 елда 2 бала туган, 16 кеше үлгән. Узган ел белән чагыштырганда туу – 2 балага, үлем 3 кешегә кимрәк. Җирлектә 3 ФАП, 4 кибет, почта бүлеге, 3 мәчет, урта мәктәп, 2 балалар бакчасы, 2 китапханә, 3 мәдәният йорты эшли.

2021 елда халыктан 167100 сум узара салым акчасы жыелып, хөкүмәт субсидиясе белән 835500 сум тәшкил иткән. Бу акча Буралы һәм Чубар-Абдулда юллар, Мәндәйдә спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә, Буралыда сугыш ветераннарына һәйкәл төзүгә, бәйрәм чаралары уздыруга, урам утларын, махсус җиһазлар сатып алуга тотылган.

“Хәзерге вакытта 2022 ел өчен үзара салым акчасы җыя башладык. Бу акча вакытында субсидияләнсен өчен март аена кадәр җыеп бетерергә кирәк”, – дип билгеләп узды Нияз Фәтхетдинов.

Җирлектә авыл хужалыгы продукциясе җитештерү белән “Тукай”, “Х.Мөстәкыймов исемендәге” җәмгыятьләр, Илгиз Зиятдинов, Фирдәүс Нуртдинов, Ришат Сафиуллин крестьян-фермер хуҗалыклары шөгыльләнә.

Марсель Фәизов, Илһам Вахитов, Нәфис Хәкимов, Мөхәмәтдин Хәертдинов, Инсаф Мияссәров, Ясир Мөслимов, Ринат Миннекәев күпләп мал тоталар.

Шәхси хуҗалыкларда 220 мөгезле эре терлек асрала, шуның 91 е савым сыерлар. Сыер саны узган ел белән чагыштырганда 11 башка ким. Бу авылның өлкәнәюе белән аңлатыла, дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

Ул шулай ук сәламәтлек, мәдәният, мәгариф учреждениеләре эшчәнлекләрен дә яктыртты.

“Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков үз чыгышында игенчелек һәм терлекчелек тармагында ирешелгән уңышларга тукталып, һәр хезмәткәрне хөрмәт белән телгә алды. “Тукай” хуҗалыгы игенчелек буенча районга гына түгел, республикада әйдәп баручыларның берсе.

“Корылык үзен сиздерде, башка елларга караганда быел уңыш 3 тапкырга кимрәк чыкты. Бер гектардан уртача 11 центнердан артыграк уңыш алдык. Җитәрлек күләмдә орлык салдык, терлек азыгы әзерләдек, халыкка пай җирләре өчен ашлык бирдек”, – диде Гаптеләхәт Рәфыйков.

Хуҗалыкта 768 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аның 150 башы – савым сыер. 61 баш сарык һәм 72 баш ат та асрыйлар. Быел сарыкларның санын арттырырга исәплиләр. Узган ел 5391 центнер сөт җитештергәннәр, көнлек савым 9,3 кг тәшкил иткән.

“Терлекчелек тармагында көтүлекне яңартып, сөт һәм ит җитештерү күләмен, рентабельлелекне арттырырга кирәк”, – дип билгеләп узды хуҗалык җитәкчесе.

Җәмгыятьтә барлыгы 37 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 27870 сум тәшкил иткән.

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева тырыш хезмәтләре өчен җирлек, хуҗалык җитәкчеләренә һәм эшчеләренә рәхмәтен белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.

Соңыннан авыл активистларына һәм хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Мәдәният йорты иҗат коллективы халыкка җыр-моңнарын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев