Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай кырларында эш гөрли

Басу-кырларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә.

30 мартка булган мәгълүматлар буенча районда 9,4 мең гектарда уҗым культуралары, 2,7 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.

Бу эш “Таллы Бүләк”, “Марс” хуҗалыкларында, Габидуллина Илзирә крестьян-фермер хуҗалыгында, “Азнакай” агрофирмасында оешкан төстә бара. “Тукай” хуҗалыгы механизаторлары да әлеге эшләргә керештеләр.

– Һава температурасы 10 градустан артса, орлыкларны эшкәртү башланачак, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов.

Быел район буенча уҗым культуралары – 20,2 мең гектар, күпьеллык үләннәр 18,7 мең гектар мәйданны били.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев