Азнакай җитәкчелеге Таллы Бүләк кооперативында урак барышы белән танышты
Биредә технологияләргә генә түгел, урак фронты хезмәтчәннәренә дә тиешле игътибар бирелә.
Азнакай | 7 август | Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА | Район, авыл-хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге “Таллы Бүләк” кооперативының 110 гектарлы арыш басуындагы урак барышы белән танышты.
Һәр хезмәтнең тәртибе сакланырга тиеш: “Таллы Бүләк” тә бу яктан һәрвакыт үрнәк алырдай хуҗалык булып тора. Кооператив җитәкчесе Наил Мотыйгуллин бөртеклеләрне иң элек урып, аннан суктырып ала.
– Бу ашлыкның дымлылыгын тиешле күрсәткечкә җиткерү, аны югалтуларсыз җыеп алу өчен эшләнелә, – ди ул. Һава торышы уңай килгәндә, пар җирләрен эшкәртәбез. 1000 гектар сөрүлек җирләренең яртысыннан артыгы инде сөрелгән, – диде ул.
Биредә технологияләргә генә түгел, урак фронты хезмәтчәннәренә дә тиешле игътибар бирелә.
КамАЗ машинасын йөртүче Әхсән Идиятов та лаеклы ялда булуына карамастан әле дә эшлисем килә, ди.
– Моңарчы Уразай, Сәпәй, Карамалы басуларында машина йөрттем. Урактан тыш оператор хезмәтен башкардым. Ашлык ташуыма быел 44 ел була – үзе бер гомер. Эшләргә исәп, сәламәтлек кенә булсын, – дип тыйнак кына сөйләде ул.
Хуҗалык игенчеләрен сәламләвендә район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ашыкмаска, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотып эшләргә кирәклеген кат-кат ассызыклады.
– Дөньяда кеше тормышыннан да кадерлерәк нәрсә юк. Исән-имин эшләргә язсын сезгә, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та хуҗалык фидакарьләренә изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев