Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә тотынды

Азнакай районы игенчеләре быел да республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башладылар.

«Таллы Бүләк» хуҗалыгы160 гектарда көзге арышны тукландырды.

«Районда 100 мең гектар җирдә язгы кыр эшләре башкарасы бар. Аның 58 мең гектарга якынын бөртекле культуралар, шуның 35 мең гектарын язгы бөртекле культуралар алып торачак. 17 мең гектардан артык мәйданда күпеллык үләннәрне, 22 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны тырмаларга һәм тукландырырга кирәк», — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов.

Быел язгы кыр эшләрендә район буенча 400 берәмлек техника, 30 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, «Туман» тибындагы 20 гә якын ашлама кертү һәм башка мөһим агрегатлар катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев