Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре язгы чәчүгә кереште

Беренчеләрдән булып чәчүгә Азнакай районы Мәнәвез авылы шәхси эшмәкәре Фирдәвес Мөҗипов чыккан.

(Азнакай, 3 май, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Хуҗалыклар язгы чәчүгә керешергә әзер, дип белдерде районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Бүгенге көндә Азнакай районында кыр эшләре тулы куәтенә бара.

12,1 мең гектар мәйданда уҗымнар, 5,6 мең гектарда күпьеллыклар ашлама белән тукландырылган. Тырмалау барлыгы 8,8 мең гектарда башкарылган.

Мәнәвез авылы шәхси эшмәкәре Фирдәвес Мөҗипов исә һава шартларының тотрыклылыгын, аяз көннәрне көтеп тормыйча, яңгыр туктап торган арада кырга чыккан.

– Улым Рамиль белән 100 гектар арпа чәчәбез. Барлыгы 1 мең гектардан артык җирләребез бар. Җаваплы эшне уңышлы итеп, үз вакытында башкарып чыгарга иде, – дип өметләнә ул.

Бүген Азнакай районы авыл хезмәтчәннәренең барысы да әлеге уй белән янып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев