Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре җирне каплатып сөрүгә күчәләр

Бүген Ландыш Закирова крестьян-фермер хуҗалыгы базасында көзге кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган район семинары узды.

Инде басу-кырлардан уңыш җыеп алынып, амбарларга салынды. Хәзер механизаторлар җир сөрү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов белдергәнчә, район  буенча сөрүлек мәйданнар 67 мең гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә 43 мең гектарда җир эшкәртелгән.

Соңгы елларда аграрийлар җирне өстән сөрү технологиясен кулланалар иде. Әмма корылыклы елда тирәнтен сөрү үзен аклый. Быелгы ел моны аеруча нык исбатлады.

Семинарда авыл хуҗалыклары җитәкчеләре сабан һәм тирәнәйткеч белән сөргән җирләр мисалында суның туфракка ни дәрәҗәдә сеңүен күзәттеләр.

– Тирәнтен сөрүнең уңай ягы шунда – язгы сулар агып китми, туфракка сеңеп кала, дым саклана, димәк бөртекләр тишелү өчен дә яхшы шартлар туа. Туфрак катламы йомшаргач, үсемлекләр дымны тирәннән дә ала ала. Шулай ук чүп үләннәренә каршы да бу алым яхшы. Әмма ягулык-майлау материаллары буенча чыгымнар арта. Шуңа да карамастан, былтыр – 1200, быел 1000 гектар җирне әлеге технология буенча эшкәрттек, – ди Ландыш Закирова.

Быел районда 27 мең гектар мәйданны тирәнтен сөрәчәкләр.

Семинарда катнашып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рөстәм Биктаһировка 2000 сумлык сертификат тапшырды. Җир сөрүдә иң яхшы күрсәткечкә ирешкән механизаторларга район буенча барлыгы 50 мең сумнан артык сертификат бирелгән, бүләкләүләр дәвам итә.

Семинарда шулай ук авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә сайлау участокларында эшне оештыруда ярдәмнәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев