Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре чәчүгә төште - ФОТО һәм ВИДЕО

Күркәм традиция буенча бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгында йомырка тәгәрәтеп, игенчеләр чәчүгә керештеләр.

Язгы кыр эшләре башлану әнә шулай районыбызда зур бәйрәм төсмерен ала. Беренче орлыклар төшәсе басуга район, барлык хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар, хәтта балалар җыелды.

– Быел кыр эшләре ике атна алданрак башланды. Җир өлгергән. Чәчүне 9 майга тәмамларга планлаштырабыз. Орлыклар, техника әзер. Алдынгы механизаторларга елдагыча кызыксындыру чаралары каралган. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Игенчеләргә булган теләкләрдән һәм дин әһелләренең изге догаларыннан соң җиргә йомырка тәгәрәттеләр. Борынгыдан килгән йола буенча, йомырка никадәр ераграк тәгәрәсә, уңыш шулкадәр яхшырак була, имеш. Аннан ул йомыркаларны җыеп ашау мәслихәт.

Азнакай игенчеләре быел 15000 гектарга якын бодай, 12000 гектарга якын арпа, 1300 гектардан артык бөртеккә һәм 5500 гектар силоска кукуруз, барлыгы 30 мең гектарда сабан ашлыгы, 12 меңнән артык гектарда техник культуралар, 50 мең гектардан артыграк бөртекле-кузаклы культуралар чәчәчәк. Барлыгы 100 мең гектрада эш башкарылырга тиеш.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Исламов белдерүенчә, бүгенге көндә район кырларында 75 трактор дым каплату, тырмалау, уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эшли.

– Кәефләр яхшы, һава торышы әйбәт. Быел яңа чәчкечтә эшлим. Җирдә дым югалганчы, тиз арада чәчеп бетерегә кирәк, – ди иң беренче чәчүгә керешүче “Таллы Бүләк” хуҗалыгы механизаторы Зирәк Газизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев