Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай игенчеләре чәчүгә төште

Бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып чәчүгә төште.

Азнакай игенчеләре быел язын 14000 гектарга якын бодай, 18000 гектарга якын арпа, 932 гектар солы, 1017 гектар борчак, 573 гектар карабодай, 451 гектар орлыкка кукуруз, 12175 гектарда техник, 28457 гектарда терлек азыгы культуралары чәчәчәк.

– Ел саен ветераннар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, җирлек башлыклары белән җыелып чәчүгә старт бирәбез. 70 процент уҗым культураларын, күпьеллыкларны тукландырдык. Хуҗалыкларда техника әзер, механизаторлар белән тәэмин ителгәннәр. Вакытны кулдан ычкындырмыйча, бар көчне чәчүгә юнәлтергә, иртәнге дүрттән төнгә кадәр эшләргә, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, авыл хуҗалыгында эшләгән тәҗрибәле җитәкче буларак, игенчеләргә киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

– Быел кар тиз эреп бетте. Чәчүнең һәр сәгате санаулы. Хуҗалыкларга яңа техникалар, ашламалар кайткан. Басуларны биологик, химик ысуллар белән белән эшкәртү бара. Агрегатларның җитештерүчәнлеген тәэмин итеп, эшне дөрес оештырырга гына кирәк, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, язгы культураларны чәчүгә район буенча 10800 тонна орлык салынган. 17 мең гектардан артык мәйданда күпеллык үләннәрне, 22 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны тырмалау һәм тукландыру эшләре төгәлләнеп килә.

Быел язгы кыр эшләрендә 400 берәмлек техника, 30 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, «Туман» тибындагы 20 гә якын ашлама кертү һәм башка мөһим агрегатлар катнаша.

Җирлегебездә килгән күркәм йола буенча, игеннәр күкрәп уңсын дип, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре, ветераннар орлыклар төшәсе басуга йомырка тәгәрттеләр.

– Бүген без 130 гектарлы басуда арпа чәчүгә керештек. Механизаторларның кәефләре яхшы. Культивацияләүдә Рим Фазлыев, чәчкечтә Нияз Абдуллин, катоклауда Зирәк Газизов, егетләр үз эшләренең осталары, – ди “Таллы Бүләк” хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев