Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай фермеры Ландыш Закирова кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә - ФОТО һәм ВИДЕО

Азнакай районы агропредприятиеләрендә атна саен терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Җомга көнне ул "Закирова Л. Ә." крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Ландыш Әхәт кызы районда авыл хуҗалыгын җитәкләүче бердәнбер хатын-кыз. Әмма, матур эшләре белән кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә. Хуҗалык фермасында маллар һәм терлекчеләр өчен дә бар шартлар да тудырылган. Җылы...

Азнакай районы агропредприятиеләрендә атна саен терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә.

Җомга көнне ул "Закирова Л. Ә." крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Ландыш Әхәт кызы районда авыл хуҗалыгын җитәкләүче бердәнбер хатын-кыз.

Әмма, матур эшләре белән кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә. Хуҗалык фермасында маллар һәм терлекчеләр өчен дә бар шартлар да тудырылган. Җылы һәм уңайлы терлекчеләр бүлмәсе бар. Нәкъ элеккеге җыйнак, җылы авыл өйләрендәге кебек миче дә бар.

Фермалар чиста, коры, терлекләрнең асларына чиста пычкы чүбе түшәлгән, алларында мул терлек азыгы. Шуңа да терлекләре дә көр һәм чиста. Хуҗалыкта ел ярымга җитәрлек мул һәм сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Аларны бар шартларын туры китереп, төрләндереп ашаталар.

Бозаулар торагында да шундый ук уңай шартлар урнаштырылган: җылы, чиста, якты. Бозаулар алдында яфраказык, дәва үләннәренә кадәр бар. Башка кайбер хуҗалыклардан аермалы буларак, монда кайсы гына өлкәне алсаң да, әҗәтләр юк, хезмәт хаклары үзвакытында түләнеп бара.

Тик менә сөт җитештерү темплары гына бераз кимеп киткән, бер сөтбикәгә 10,3кг туры килә. Ландыш Закирова алга таба сөтне арттыруга ныграк игътибар бирәчәкләрен әйтте.

Семинарда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. Ул кышлату чорында терлекчелек продукциясен җитештерүгә ныклы игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. "Яхшы сыйфатлы ит һәм сөт җитештерү өчен районда бар шартлар да бар.

Җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләнгән, фермалар заманча технология белән җиһазландырылган. Әмма бер хуҗалыкта сөт җитештерү артса, икенчесендә кими бара һәм гомумән, районны артка сөйриләр", - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Семинарда терлекчелек буенча кимчелекләрне бетерү һәм уңышларга ирешү юнәлешендә ныклы сөйләшү булды. Бүген азнакайлылар 94 тоннадан артык сөт савалар. Ел азагына кадәр аны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычы куелды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, автор фото һәм видеолары

Башка ВИДЕОНЫ бирегә басып карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай фермеры Ландыш Закирова кайбер ир-ат коллегаларын да уздырып җибәрә - ФОТО һәм ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай фермеры Ландыш Закирова кайбер ират коллегаларын да уздырып җибәрә ФОТО һәм ВИДЕО