Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай басуларында Бөгелмә механизаторлары да көч куя

Бөгелмәдән Альберт Ишдәүләтов уракка 26 нчы сезонын төшә: быел да алдынгылар рәтендә, сертификатка ия булды

Азнакай | 7 август | Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА | Районда быел бөртеклеләр 44 мең гектар мәйданны тәшкил итә.

Аның күпчелек өлеше “Союз-Агро” җәмгыяте биләмәләренә туры килә. Узган атнада әлеге хуҗалык алдынгыларына да сертификатлар тапшырылды.

Альберт Ишдәүләтов шуларның берсе булды. Бөгелмә шәһәренең “Геофизика” предприятиесендә механизатор хезмәтен башкаручы Альберт абый  ел саен урып-җыю эшләрендә катнаша һәм югары күрсәткечләргә ирешә. Көн  саен Бирючевка авылыннан килеп йөри.

– Быел уракка төшүемнең 26 нчы сезоны булды. Басуга сөенеп чыгам, чөнки заманча “Холланд”ымда норма тутыру, эшләве дә күңелле, – ди елмаеп, тәҗрибәле комбайнчы. – Иген басуларының матурлыгына сокланып туя алмыйм, аларны диңгез дәрьясына охшатам. Билгеле, күбрәк, тагын да күбрәк ашлык суктыру кебек комарлык хисе дә биләп алгалый.

Альберт абыйның тырышлыгы белән беррәттән олы йөрәкле булуын да мактап үтәргә кирәк. Үзвакытында бүгенге тормыш иптәше Елена ханымның ике баласын якын итеп, кулын сораган ул. Соңрак уртак балалары да дөньяга килгән. Күз тимәсен, тормышлары түгәрәк. Альберт абый һәр баласының нинди уңышларга ирешүен дә зур горурлык хисе белән сөйләде.

Хуҗалыкта яшь комбайнчыларның шактый булуын күреп тә күңел сөенде.

Бөгелмә, Актүбә, Чемодур, Түбән Мактамадан килеп эшләүче егетләр эш шартларыннан, хезмәт хакы күләменнән дә канәгатьлек белдерделәр.

Араларыннан Игорь Гринин да премия белән бүләкләүгә лаек булды.

Алны-ялны белмичә тир түгүче барлык хезмәтчәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев