Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай авыл яшьләре игътибарына! «Яшь фермер» проекты старт алды

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады. 29.12.2016 «Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк. «Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла....

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабына гаризалар кабул ителә башлады.

29.12.2016

«Яшь фермер» V интеллектуаль уенның төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Уенда катнашу өчен 2017 елның 31 гыйнварына кадәр Lenar.Shagivaliev@kazgau.com электрон адрес буенча гариза һәм нигезләмәдә күрсәтелгән материалларны җибәрергә кирәк.

«Яшь фермер» проекты бишенче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Уенның бурычлары - укучыларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес-планлаштыру, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләрен булдыру. 4 ел эчендә уенда 41 аграр югары уку йортыннан, 29 урта махсус уку йортыннан 4 меңнән артык студент катнашты, ә 2016 елда «Яшь фермер» проектында беренче мәртәбә укучыларның җитештерү бригадалары катнашты.

Уенның федераль этабын уздыру, җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны бүләкләү 2017 елның язында булачак.

Нигезләмә белән түбәндә танышырга мөмкин: http://rssm.su/media/news/Положение%20V%20Игры%20Начинающий%20фермер.pdf.

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл яшьләре өчен «Яшь фермер» проекты старт алды