Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Бүген Мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре бәйрәме узды.

Авыл хуҗалыгыннан башка табыннарыбызның муллыгын күз алдына да китереп булмый. Быел район буенча 140 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды, гектардан уртача 35 центнер уңыш чыкты, ике елга җитәрлек яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләнде.  Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, тәүлеккә 185 тонна сөт савыла, бу узган елга караганда 40 тоннага күбрәк, бер сыерга уртача 20 кг туры килә.

Районда 3 эре холдинг, 4 уртача зурлыктагы мөстәкыйль хуҗалык, 100 дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 13 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге 4 кооператив эшли.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән тәбрикләп, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм татар эстрадасы йолдызы Иркәнең иҗат коллективы, районыбыз сәнгать осталарының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев