Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайның авыл хуҗалыгы тармагы үсештә

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең еллык хисап җыелышы узды.

2022 елгы нәтиҗәләр белән идарә җитәкчесе Рамиль Исламов таныштырды. Узган ел аграрийлар өчен уңышлы булды, дип билгеләп узды ул.

Кырлардан 140 мең тонна ашлык җыеп алынып, гектардан уртача 35 центнер уңыш чыккан. Бер шартлы терлек башына 46 центнер азык  нисбәтеннән барлыгы 82 мең тонна сусыл хәм тупас азык әзерләнгән. Район буенча барлыгы 13377 тонна орлык салынган. 2023 елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча мөгезле эре терлекләр саны 23800  баш тәшкил итә (үсеш-105%), шунын эченнән 10200 баш савым сыерлар (118%). Ел дәвамында 59 мең тонна сөт җитештерелеп, 1 сыердан 6388 кг сөт савылган.

Былтыр Сукаеш янында “Азнакай” агрофирмасына караган мега-ферманың икенче чираты сафка басып, анда сыерлар саны 4200 башка җиткерелгән.

Бүген районда 100 дән артык крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Алар тулаем продукциянең 17% ын җитештерәләр. 2022 елда азнакайлылар “Агростартап” программасы буенча 14,950 млн сумлык 4 грант, гаилә фермаларын үстерү буенча 16,6 млн сумлык 2 грант отканнар. Азнакай районында авыл хуҗалыгы юнәлешндә эшләүче 5 кооператив бар.

Кече формаларда мөгезле эре терлекләр саны 3686 баш, шулардан 1420  башы - савым сыерлар. Шулай ук 337 баш ат, 248 баш сарык һәм 10 меңнән артык кош-корт асрала. Узган ел фермер хуҗалыкларында 5998 тонна сөт савып алынган һәм барлык төрдәге 888 тонна ит җитештерелгән.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев