Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Аксакал механизатор Азнакай яшьләренең авылда калуын тели

Азнакай районында терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмә узды

Азнакай | 29 июнь | Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА | “Таллы Бүләк” кооперативы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада район башлыгы, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның сенаж базын да карадылар. Киләчеге өметле хуҗалыкның ныклы терәге, үз эшенә җаваплы караучы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин һәм аның комнадасы биредә урнашкан ике траншеяны да дәүләт программасы ярдәме белән төзекләндерүгә ирешкәннәр.

Аяк астында – асфальт, тирә-юне дә ялт итеп тора. Кыскасы, сынатмый таллыбүләклеләр. Кайсы гына өлкәне алсаң да, районда алдынгылар рәтендә баралар.

– Бүгенге көнгә 2000 тонна сенаж сыешлы траншеяларның берсенә 1050 тонна сусыл үлән салынган. 100 тонна печән әзерләнгән. 500дән артык гектар мәйданда күпьеллыклар чабылган, – дип Наил Фоат улы хуҗалыкта барган эшләр турында сөйләде.

Хезмәтчәннәренә дә карап шаккатасың хуҗалыкның. 70 нче дистәсен ваклап килүче Фәһим Хәсәншин бүген дә тракторда эшли. Гомере буе туган як басуларына тама аның тир тамчысы. Үзе ул Октябрь Бүләктән.

– Сәламәтлек булганда йөрергә әле. Мин кырлардан яшәү көчен алам. Аннан соң Наил Фоат улы булганда бар да гөрли хуҗалыкта. Килешеп эшлибез. Хезмәт хакын айныкын-айга алабыз. Барысы да канәгать. Яшьләр дә читтән эш эзләп йөрмәсеннәр, авылда калсыннар иде, – диде тәҗрибәле механизатор.

Киңәшмә барышында терлек азыгы әзерләү чорына куелган бурычлар белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов таныштырды. Ул көннәр явымсыз торганда терлек азыгын әзерләүне тизләтергә һәм технологияләрне үтәп эшләргә кирәклегенә басым ясады.

– Районда барлыгы 29 мең тонна сенаж, 3 мең тоннадан артык печән әзерләнгән. Бер шартлы терлеккә 5,3 кг азык берәмлеге туры килә, – диде ул.

Җитәкчеләр һәм белгечләр хуҗалыкта азык әзерләү белән генә танышып калмадылар, көн кадагындагы башка мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Семинарга йомгак ясап, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кичекмәстән яфраказык һәм төрле дару үләннәре җыеп-әзерләү эшенә дә керешергә кирәк, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев