Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар "Агросила" Сабан туенда катнаша

    Бүген Сараман районында "Агросила" холдингы Сабан туе үтә.

    Чәчү эшләре төгәлләнү уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Азнакай районы делегациясе: район башлыгы урынбасары Роза Галеева, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рамиль Исламов, авыл җирлекләре башлыклары да катнаша. Сабан туенда холдинг предприятиеләрендә эшләүче хезмәт алдынгыларын бүләкләү дә - матур традиция. "Азнакай" агрофирмасы баш икътисадчысы Раушания Харрасова, әйдәр агроном-агрохимик Марат Харисов дәрәҗәле бүләкләргә лаек булдылар.
    "Агросила" холдингы предприятиеләре арасында чәчү батыры да билгеләнде. Ул да безнең Азнакай егете!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: