Реклама
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа гына эшен башлаган фермерларга әнә шул күләмдә грант алу мөмкинлеге бирә.
Төп шарт – фермер-крестьян хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Грант акчасын сөтчелек, терлек симертү, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләр асрау, кош-корт, ат, балык үрчетү фермалары, теплицалар, яшелчә саклагычлар төзүгә тотарга мөмкин булачак.
Грант алуга гариза һәм документларны конвертта 20 апрелдән 19 майга кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырырга кирәк. Белешмәләрне 8(843) 221-76-85 телефоны аша алырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз