Реклама
Язгы чәчүдән башлап уңыш җыеп алынганчы кыр батырларына сертификатлар тапшыру районыбызда күркәм традициягә әверелде.
Бүген район хакиятеннән акчалата бүләккә «Таллы Бүләк хуҗалыгы механизаторлары ия булды.
-Хуҗалык игенчелек өлкәсендә дә, терлекчелек буенча да алдынгылар сафында. Язгы чәчүгә һәм уракка да беренчеләрдән булып керештегез. Ипиләрне исән-имин, югалтуларсыз җыеп алырга язсын, - диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.
«Юлдаш» агитбригадасы игенчеләр төшке ашка туктаган арада дәртле җырларын бүләк итте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз