Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сукаеш басуында алдынгыларга сертификатлар тапшырылды (ФОТО+ВИДЕО)

    Алдынгы комбайнчылар, ашлык ташучыларга сертификатлар тапшыру дәвам итә.

    Бүгенге көнгә алар 55 мең сум күләмдә тапшырылды. “Таллы Бүләк”, “Марс”, “Закирова Л.” хуҗалыкларында, “Азнакай” агрофирмасында басуда эшләүчеләрне матди кызыксындыру аеруча күз уңында.

    Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш басуларында хезмәт куйган бер төркем урак алдынгыларына сертификатлар тапшырды. Игенчеләрнең төшке ашка туктаган вакыты иде. Марсель Зөфәр улы алар белән эш барышы хакында гапләшеп алды, тудырылган шартлар белән кызыксынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: