Азнакаево
  • Рус Тат
  • Механизаторлар басуларга чыкты

    Азнакай районы аграрийлары уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, иң беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә “Таллы Бүләк”, “Марс” җәмгаытьләре,  Габидуллина Илзирә крестьян-фермер хуҗалыгы, “Азнакай” агрофирмасы кереште.

    23 мартка булган мәгълүматлар буенча 1,8 мең гектарда уҗым культуралары, 400 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.

    Быел район буенча уҗым культуралары – 20,2 мең гектар, күпьеллык үләннәр 18,7 мең гектар  мәйданны били.

    Бүгенге көндә хуҗалыкларда ашлама туплау дәвам итә.

    Фото:  “Таллы Бүләк” хуҗалыгы быел да беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә кереште

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: