Азнакаево
  • Рус Тат
  • Казанда Азнакайның алдынгы игенчеләрен хөрмәтләделәр

    (Азнакай, aznakaevo-rt.ru) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Иң яхшы комбайнчы - 2017" конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Әтергә кирәк, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге конкурс республикада беренче мәртәбә игълан ителгән иде. Министрлык залында Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләкләнде. Әлеге...

    (Азнакай, aznakaevo-rt.ru) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "Иң яхшы комбайнчы - 2017" конкурсында җиңүчеләрне котладылар.

    Әтергә кирәк, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге конкурс республикада беренче мәртәбә игълан ителгән иде.

    Министрлык залында Татарстаның иң яхшы 200 механизаторы җыелды. Урып-җыюда ирешкән уңышлары өчен аларның һәркайсы 100әр мең премия белән бүләкләнде.

    Әлеге тантанада Азнакайдан 7 алдынгы игенче чакырылды. Ашлык суктыруда "Азнакай" агрофирмасыннан Нәфис Җиһангиров, Фазыл Зәкуанов, Илгиз Шәрәфиев, Расих Фазлыев, сугаруда "Союз-Агро"дан Борис Мадьяров, Илья Якушин, һәм "Таллы-Бүләк" хуҗалыгыннан Зирәк Газизов иң яхшылардан дип танылдылар.

    Репортажны тулаем "Маяк" газетасының киләсе саннарында укыгыз.

    Энҗе Галәветдинова

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: