Реклама
Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова һәм Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерүгә грант оттылар.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы 2020 елда крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермалары төзү буенча проектларга йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурста республиканың 17 муниципаль районыннан 50 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашкан һәм аларның 25 е җиңеп чыккан.
Грант отучылар арасында Азнакай муниципаль районыннан Ландыш Закирова (Мөслим) һәм Илзирә Габидуллина (Ирекле) крестьян-фермер хуҗалыклары да бар.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз