Реклама
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 27 мартка булган мәгълүматларына караганда, районда бер көнгә 134 тонна сөт савалар.
Бу узган елның шушы чорына караганда 17,9 тоннага артыграк. Бер сыердан уртача 18, 9 кг сөт алына.
Районда барлыгы 7480 баш савым сыер бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз