Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай умартачылары Татарстанның авыру сабыйларына 160 кг бал бүләк иткән

    (Азнакай, "Маяк", Энҗе Галәветдинова) Татарстанда шикәр авыруына каршы профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Авыруларга тормыш рәвешен формалаштыруда ярдәм күрсәтүче оешмалар төрле программалар гамәлгә ашыра. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы "Тормыш шикәр авыруыннан башка" Идел буе профилактика үзәге - шундыйларның берсе. Авыру балалар өчен азык-төлек пакетлары әзерләүче әлеге оешмага быел Азнакай умартачылары...

    (Азнакай, "Маяк", Энҗе Галәветдинова) Татарстанда шикәр авыруына каршы профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.

    Авыруларга тормыш рәвешен формалаштыруда ярдәм күрсәтүче оешмалар төрле программалар гамәлгә ашыра.

    Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы "Тормыш шикәр авыруыннан башка" Идел буе профилактика үзәге - шундыйларның берсе.

    Авыру балалар өчен азык-төлек пакетлары әзерләүче әлеге оешмага быел Азнакай умартачылары да ярдәм итте.

    Азнакайдан Әдип Хаҗиев, Сирин Мотыйгуллин, Фәнис Юсупов, Фәһим Шәйхулов, Александр Савельев, Гаяз Исмәгыйлев, Рамил Шәфыйгуллин һәм башкалар барлыгы 160 килограмм бал тапшырган., дип хәбәр итә районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: