Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районында терлекчелек буенча семинар узды

    «Азнакай» агрофирмасының Банки Сукаеш авылы бүлекчәсендә (ХПК-2) узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, ветеринария белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Хуҗалыкта техника, агрегатларны ремонтлау, кышкы сакланышка кую өчен барлык шартлар тудырылган. Бу турыда эшчеләр үзләре сөйләде. Шулай ук көнүзәк мәсьәләдә кышкы чорда җитештерүчәнлекне...

    «Азнакай» агрофирмасының Банки Сукаеш авылы бүлекчәсендә (ХПК-2) узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, ветеринария белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

    Хуҗалыкта техника, агрегатларны ремонтлау, кышкы сакланышка кую өчен барлык шартлар тудырылган. Бу турыда эшчеләр үзләре сөйләде.

    Шулай ук көнүзәк мәсьәләдә кышкы чорда җитештерүчәнлекне киметмәү, туклыклылыгы югары булган дөрес рацион төзүгә бәйле сораулар каралды.

    Чарада катнашучылар мөгезле эре терлекләрдән алынган кан анализы нәтиҗәләре белән дә таныштылар.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: